erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кызыклы һәм файдалы үткән көн

Арчаның башлангыч мәктәбе – 3 номерлы балалар бакчасында юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча төрле чаралар уздырыла.

Балалар һәрвакыт өлкәннәрнең яклавына мохтаҗ. Ата-аналар, укытучылар аларны урамнарда, юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә тиеш.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер төрле. Хәтәрлек  һәркемгә дә яный. Балаларга кечкенәдән юлда йөрү кагыйдәләрен төшендерү ансат эш түгел.

Безнең мәктәп янында да транспорт хәрәкәте көчле. Бәлагә тарымас өчен кечкенәләр кагыйдәләрне белергә тиеш. Беренче сыйныфтан башлап “Кызыл, сары, яшел“, “Куркынычсызлык мәктәбе“, “Без җәяүлеләр“ дигән әңгәмәләр үткәрәбез. ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп кызыклы, гыйбрәтле чыгышлар ясый. Ата-аналар җыелышларында да бу тема игътибар үзәгендә. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча рәсем конкурслары, викториналар үтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу уку елында да өченче сыйныфлар җитәкчеләре Ләйлә Миңһаҗева, Зөлфия Хәсәнова, Әлфия Чугунова “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм хөрмәт ит!“ дигән бәйрәм чарасы уздырдылар. Иртүк мәктәпкә керү юлында яшь инспекторлар укучыларны каршы алды, һәркем киемендәге һәм рюкзаклардагы  яктылык кайтаргыч элементларны күрсәтергә тиеш иде. Тәрбия минутларында алар һәр сыйныфта булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча сорашу уздырдылар, “Җәяүле кагыйдәләр“, “Велосипедчы кагыйдәләре“, “Пассажирлар кагыйдәләре“ дигән буклетлар өләштеләр. Тәнәфестә укучылар “Син юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?“ дигән викторинада катнаштылар, шул темага мультфильм карадылар.

Көн ахырында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм  хөрмәт ит!“ дигән чара узды. Укучылар аңа яхшылап әзерләнгән иде, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, тема буенча уеннарда катнаштылар. Тамашачылар – беренче сыйныф укучылары да актив булды, аларның һәр җавабы диярлек дөрес иде. Чакырылган ЮХИДИ хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырды, шундый матур чара өчен рәхмәт әйтте, хәзер инде юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәрсез, дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X