erid:2VtzquqpS7d
14 яше тулган яшүсмерләр эшкә урнаша ала
Яңалыклар

14 яше тулган яшүсмерләр эшкә урнаша ала

Путин балигъ булмаган балаларга эшләргә рөхсәт итте

Россия Президенты Владимир Путин эш бирүчеләргә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне эшкә алырга рөхсәт итә торган законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.

Яңа норма нигезендә, эш бирүчеләр яшүсмерләрне эшкә урнаштыра ала, тик җәйге каникул яки ял көннәрендә генә эшләү өчен. Әгәр хезмәткәргә 15 яшь тулган булса, ул үзе эшкә урнашырга риза булуы турында гариза язарга, әгәр 15 яшькә җитмәгән булса, аның өчен бу гаризаны әти-әнисе язарга тиеш.

2024 елның июлендә мәшгульлек цифрлы платформасы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган балалары булган россиялеләрнең 45 проценты үз балаларының эшләп алуына уңай каравын белдергән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев