Республиканың балаларны савыктыру лагерьларында җәйге кампания башланды. Быел 176 меңгә якын баланы савыктыру планлаштырыла.
«Җәй» республика үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда балалар ялы инфраструктурасы 1309 оешманы үз эченә ала, аларның гомуми сыйдырышлылыгы 92 467 урын. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә. Июнь аенда мәктәп яны лагерьларында 58 656 бала ял иткән, палаткаларда — 1889 (17 мәйданчык), шулай ук төрле тематик сменалы стационар лагерьлар эшли.
Үзәк директоры Нина Шимина билгеләп үткәнчә, беренче ай – иң җаваплысы: куркынычсызлык системаларын, туклану һәм программаларны көйләү бара. Кампания башланганнан бирле кайнар линия эшли (8 (843) 207-28-73), анда лагерь сайлау, юлламалар һәм балалар белән элемтә мәсьәләләре буенча 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән инде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев