Айнур Сөләйманов: «Акчаны күп итеп бирсәләр дә, Рәис тавышы белән артыгын сөйләмим»
Татар эстрадасында артистларга пародия ясаучылар шактый. Ә менә республикабыз Рәисенә сыйфатлы пародиягә бары ике кеше алынды: берсе – Камал театры артисты Эмиль Талипов, икенчесе – Айнур Сөләйманов. Айнурның хәтта Путинга пародиясе дә бар!
– Һәр бәйрәмдә диярлек нәкъ менә Рәисебез Рөстәм Миңнехановка пародия сорыйлар. Әле алай гына да түгел, шалтыратып, Рәис исеменнән якыннарын котларга, кайдадыр чыгыш ясарга тәкъдимнәр күп килә. Әмма бик зур гонорарга да Рәис тавышы белән артыгын сөйләргә ризалашмаячакмын. Шундый дәрәҗәле кешегә пародия ясаганда теләсә нәрсә әйтергә ярамый. Әгәр чыгышымны Рәис үзе караса, аңа ошарлык итеп эшләргә тырышам.
– Аның күргәне бармы соң?
– Рәис үзе булган чарада аңа пародия ясаганым юк. Әмма ишеткәнем бар, видеоны күреп, елмаеп куйган, дигәннәр иде. Дөрестерме-юкмы, төгәл белмим анысын. Шәхси фикерен ишеткәнем юк. Аннан, мин башта йөземне күрсәтми идем бит, пародияне битлек белән ясадым. Чөнки Рәис кебек сөйләп, үземә пиар ясыйсым килмәде.
– Син байтак җырчыларга пародия ясыйсың. Һәркайсына ошап та бетмидер инде?
– «Миңа пародия ясама!» – дип, катгый әйткән, үпкәсен белдергән кеше булмады, Аллага шөкер. Киресенчә, килеп, рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр бар.
– Син бит ир-ат җырчыларга гына түгел, хатын-кызларга да оста пародия ясыйсың. Кыенмы сиңа бу эш?
– Әлбәттә, кемнеңдер тавышын чыгарганчы, шактый вакыт өйрәнергә туры килә. Тавыш диапазонын, үзенчәлеген тотып алырга кирәк бит. Кайбер җырчыларны тиз отып алам, ә кемнедер еллар буе өйрәнәм. Кемдер кебек сөйләшү, җырлау үз тавышыма шактый көч китерә.
– Айнур, күп кенә чаралар, бәйрәмнәр алып барасың. Берсендә никах укырга да туры килгән икән сиңа!
– Әйе, уйламаган җирдән хәзрәт булырга туры килде. Ул никахка гаиләм белән кунак булып бардык. Хәзрәт килми дә килми, телефонын алмый. Казанда түгел иде бу, башка шәһәрдә, кунаклар ераклардан җыелган. Бер таныш хәзрәткә шалтыратып: «Телефоннан карап укысам, дөрес буламы?» – дип сорадым. «Шартын туры китерсәң, дөрес була», – диде. Ниятләдем! Соңыннан гына белдек: хәзрәтнең хәле начарланган, аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән булган.
Кадрия Хәммәдиева
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/166753/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев