Ана капиталы, бердәм пособие, алдан пенсиягә чыгу: гаиләләргә нинди ярдәм каралган?
Татарстанда яшәүчеләр бала тапканнан соң берьюлы берничә социаль түләү алырга мөмкин. Татарстан буенча Россия Социаль фонды гаиләләргә бала тууга әзерлек вакытыннан башлап, бала балигъ булганчы диярлек ярдәм итә. Татарстанда гаиләләргә нинди түләүләр каралганы турында «Татар-информ» язмасында.
«Татарстан буенча Россия Социаль фонды балалы гаиләләргә бик күп ярдәм чаралары тәкъдим итә»
Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, эшләүче һәм эшләмәүче әниләр йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала тугач түләнә торган бердәм пособие, 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен пособие, балалар өчен туганнан алып 17 яшькә кадәр түләнә торган бердәм пособие, шулай ук гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәннән соң ана капиталыннан айлык түләү алырга мөмкин.
«Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе балалы гаиләләргә бик күп ярдәм чаралары тәкъдим итә. Иң төп түләүләр – әни булуга һәм бала тууга бәйле түләүләр, айлык түләүләр, ана (гаилә) капиталы», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Бала туганнан соң түләнә торган бердәм пособие әтигә яки әнигә, яисә опекунга бала туганнан соң түләнә. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие яки декрет түләүләре эшләүче хатын-кызларга эшкә яраксызлык кәгазе буенча түләнә. 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен айлык түләү бала карау ялында булган әтигә яки әнигә, яисә якын туганына түләнә.
Ана (гаилә) капиталы беренче, икенче һәм аннан соң туган яки уллыкка алынган бала өчен бирелә.
«Бу балалы гаиләләргә иң саллы ярдәм. Ана (гаилә) капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле эшли. Ул башланганнан бирле индексацияләр аркасында дәүләт ярдәм күләме өч тапкырга артты», – диде Эдуард Вафин.
Ана (гаилә) капиталы беренче, икенче һәм аннан соң туган яки уллыкка алынган бала өчен бирелә
2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнгән
Бу программа гаиләләр өчен чын бәйрәм булды, әлеге ярдәм гаиләләргә киләчәккә ышанычлырак карарга мөмкинлек бирде, диде Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе. Аның сүзләренчә, ана капиталы – «Гаилә» проектының энҗе бөртеге. Программа Россиядә 2030 елга кадәр озайтылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Башта ата-аналар ана капиталын икенче бала тугач ала иде, әмма 2020 елдан бу ярдәм беренче бала тугач та бирелә башлады. Быел ана капиталы күләме 9,5 процентка индексацияләнде. Хәзер әти-әниләр беренче бала өчен 690 266 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганнан соң, гаиләдә икенче бала туган өчен түләү 221 895 сумга кадәр арттырылган. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Татарстан 435 мең гаилә сертификат алган.
«2025 елда ана капиталы программасы буенча Татарстандагы 16 344 гаиләгә 4,23 млрд сум бүленгән, 7600 сертификат бирелгән», – диде Эдуард Вафин.
Программа әлеге акчаларны тотуның биш юнәлешен билгеләгән. Аларның иң популяры – торак шартларын яхшырту. Татарстандагы 300 меңнән артык гаилә акчаны шушы максатлар өчен тоткан инде.
Ана капиталын шулай ук балаларны укытуга тотарга була – моны 64 мең гаилә кулланган. Шулай ук балага 3 яшь тулганчы айлык түләү итеп алырга, ата-ананың тупланма пенсиясенә тотарга, инвалид балага товарлар яки хезмәтләр сатып алганда тотарга була. Капиталның 10 мең сумнан артмаган калган өлешен бердәм түләү итеп тә алып була.
3 яше тулмаган балаларга ана капиталыннан айлык түләү җан башына уртача керем төбәктәге хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаган гаиләләргә бирелә.
Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие – Татарстанда социаль ярдәмнең иң киң таралган төре
2025 елда Татарстандагы гаиләләр 9,28 млрд сумлык пособие алган
Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие – Татарстанда социаль ярдәмнең иң киң таралган төре. Аны 17 яше тулмаган балалары булган гаиләләр яки йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан авырлы хатын-кызлар ала.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев