erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Банк картасыннан акча күчергән өчен салым түләтәчәкләрме? «ВТ» сорауга ачыклык кертте

«Банк картасыннан акча күчергән өчен салым түләтәчәкләр…» Бу арада эштәге хезмәттәшләр дә, капка төбендәге әби-бабайлар да әнә шул хакта гәп куерта. Сүз 2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән яңалык турында бара. Билгеле булганча, илдә акча белән эш итүгә бәйле таләпләр катгыйланды. Моннан ары банк картасы аша «исемсез, җисемсез» акча күчерүчеләрне салым органнары үз контроленә алачак. Андыйларга салым гына түгел, штраф та яный. Бәласеннән башаяк дип, «тере» акчага күчәргәме? «ВТ» әнә шул сорауга ачыклык кертте. (Эльвира Вәлиева)

Хисап тотасымы?

Редакциягә Казаннан Сиринә Камаева шалтыратты.

– Кызым быел укырга керә. Мин балалар бакчасында әти-әниләр комитетында идем, соңгы елда төркемнең «акча янчыгы» да миндә булды. Чыгарылыш кичәсенә узган елның көзеннән бирле әзерләндек. Әти-әниләр ризалыгы белән альбомга да, бәйрәмгә дә шактый акча җыйдым. Аларны тиененә кадәр тотып бетердек инде. Тик банк картасыннан акча күчерүгә бәйле яңалык үз көченә кергәч, миңа хәзер соңгы бер елда башкарган банк операцияләре өчен салым хезмәтләре алдында хисап тотарга туры килмәсме? – дип борчылуын белдерде ул.

Укучыбызны да аңлап була кебек. Бүген түләүләрнең күпчелеге банк картасы аша башкарыла. Рәхәт бит: акча янчыгы күтәреп йөрисе дә, аннан бигрәк кире кайтарып бирергә дип вак тиеннәр саныйсы да юк. Туганнарга да, беренче тапкыр күргән кешеләргә дә акчаны банк картасы аша күчереп кенә котылабыз.

Россия банкы мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүчеләр тиз түләү системасы (СБП) аша 69,5 триллион сумлык 13,4 миллиард операция башкарган. 2023 ел белән чагыштырганда, бу ике тапкыр күбрәк. Узган ел банк карталары аша иң күп түләүләр сентябрь–декабрь аларына туры килгән. Шушы вакыт аралыгында илдә яшәүче һәм ун кешенең җидесе бер тапкыр булса да тиз түләү системасыннан файдаланган. Бер тапкыр акча күчерүнең уртача суммасы – 7,3 мең сум.

Алмыйлар, саклыйлар Алга таба ни булыр?

erid: 2VtzquYZ54a

2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән законга бәйле үзгәрешләр турында Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдиновадан сорадык.

– Банк картасыннан акча күчергән өчен, чыннан да, салым түлисеме?

– Салым федераль хезмәте бу елның 1 июненнән банк картасы аша акча күчергән очракта салым түләргә кирәк булуы турындагы әлеге мәгълүматны кире какты инде. Гамәлдәге закон нигезендә, физик затлар арасында кайтарып алмау шарты белән бирелгән, шул исәптән банк картасы аша күчерелгән акчага салым салынмый.

– Нәрсә үзгәрде?

– 2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән закон дистанцион мошенниклык һәм халыкның акчасын урлауга каршы көрәш кысасында тормышка ашырыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә банк операцияләре һәм акча күчерүләргә игътибар артачак. Аерым алганда, банкоматтан аша акча алынганда, кредит оешмасы әлеге операциядә мошенниклык билгеләре булу-булмауны тикшерергә тиеш булачак. Алар Россия банкы карары нигезендә билгеләнгән. Исемлектәге бер генә билге туры килә дигән шик бар икән, алга таба банк акча күчерүне 48 сәгатькә кадәр туктатып торырга, шулай ук картадан берьюлы акча алу мөмкинлеген 50 мең сумга кадәр чикләргә дә хокуклы булачак. Акча алучыны исә бу хакта кисәтәчәкләр. Тагын бер  кабатлыйм: банк картасыннан теләсә нинди акча күчергән өчен салым исәпли башлаячаклар дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу очракта яңалык иң беренче чиратта банкларга кагыла һәм ул мошенниклыкка каршы көрәшне күздә тота. Салым федераль хезмәте исә керем буларак бәяләнгән банк күчерүләре өчен генә салым исәпли ала.

Тулысынча: https://vatantat.ru/2025/06/172118/
© Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев