«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Владимир Даль мирасы турында акция үткәрә
2026 елның 22 мае - 30 июне аралыгында «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-агарту проекты кысаларында «Владимир Дальның бөек мирасы» исемле Бөтенроссия акциясе үтәчәк. Чара күренекле рус язучысы һәм этнографы Владимир Дальның тууына 225 ел тулуга багышлана.
Россия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева әйтүенчә, Владимир Даль рус телен аралашу чарасы итеп кенә түгел, ә халыкның тарихи хәтере буларак та күрә алган. Ул искәрткәнчә, әдип сүзлек төзү белән генә чикләнмәгән, ә 200 меңгә якын сүз һәм 30 мең мәкальне берләштергән зур тел хәзинәсен туплаган.
Алексеева фикеренчә, әлеге мирасны саклау һәм яшь буында аңа кызыксыну тәрбияләү - проектның төп максатларының берсе. Аның сүзләренчә, акция укучыларга үзләрен танылган язучы һәм этнограф эшен дәвам итүчеләр итеп хис итәргә ярдәм итәчәк.
Россия төбәкләрендәге мәктәп укучылары төрле иҗади номинацияләрдә катнаша алачак. «Диалект сүзләре» юнәлешендә катнашучыларга Владимир Даль сүзлегендәге диалектизмнарны кулланып видеоролик әзерләү тәкъдим ителә.
«Остаз белән рольләргә бүлеп уку» номинациясендә мәктәп укучылары Даль әкиятләрен укытучы, китапханәче яки башка остаз белән бергәләп укыячак. «Гаилә белән рольләргә бүлеп уку» категориясендә исә әсәрләрне әти-әниләр яки туганнар белән башкару каралган.
Моннан тыш, «Башваткыч» номинациясендә катнашучылар Даль сүзлегендә урын алган мәкальләр һәм әйтемнәр нигезендә ребуслар, шарадалар һәм башка интеллектуаль биремнәр уйлап таба алачак.
«Даль әкиятләре дөньясы» юнәлеше исә укучылардан язучы әсәрләре буенча театраль күренеш әзерләүне таләп итә.
Акциядә катнашу өчен бер яки берничә номинация буенча эш әзерләп, 2026 елның 22 мае белән 30 июне арасында «Культурадляшкольников.РФ» порталында гариза тапшырырга кирәк.
Нәтиҗәдә экспертлар иң яхшы 100 эшне сайлап алачак. Алар проект сайтында басылып чыгачак, ә җиңүчеләр исемлеге 2026 елның 4 августында «Яңалыклар» бүлегендә игълан ителәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев