erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Буада «Приют человека» мохтаҗларны кайнар аш белән тукландыру ноктасы ачылды

18 февральдә Буада «Приют человека» мохтаҗларны кайнар аш белән тукландыру ноктасы ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буада аз керемлеләр өчен бушлай кайнар туклану пункты булдыру идеясен шушы районнан чыккан меценат, «Ханский дом» төзелеш компаниясе хуҗасы Ильяс Гыймадов җиткерде. Проектны Казан шәһәре эшмәкәре Азат Гайнетдинов Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ярдәме белән тормышка ашырды.

Буа шәһәренең «Хаҗилар» мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов ярдәме белән көн саен 11дән 13 сәгатькә кадәр алтмыштан артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Меню көн саен үзгәрә: ашлар, ит ризыклары, боткалар, пылау. Пункт Буа шәһәре мәдрәсәсе янында Либкнехт урамындагы 77нче йорт адресы буенча эшли. Приютка төшке аш әзерләргә мөмкинлеге булмаган һәркем килә ала, диелә хәбәрдә.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән шундый ук нокталар тагын Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Норлат шәһәрләрендә дә эшли.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/buada-priyut-celoveka-moxtalarny-kainar-as-belan-tuklandyru-noktasy-acyldy-5867350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев