Бүген яшен һәм боз явуы көтелә
Бүген Татарстанда боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе һәм яшен көтелә. Бу хакта метеорологларга сылтама белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.
«13 июньдә 06.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә җилнең секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе һәм яшен көтелә. Урыны белән боз явачак», – диелә хәбәрдә.
Һава шартлары бозылган очракта, ведомство хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә торак пункт чикләреннән ерак юлга чыгудан тыелырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Шулай ук кече судно хуҗаларына суга чыгудан тыелырга, һава шартларын исәпкә алырга, үзләре белән һәрвакыт коткару, элемтә һәм навигация чаралары йөртергә, берүзләренә генә балык тотмаска кушылды.
Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ябарга кирәк. Көчле җилдән зыян күрүдән саклану өчен бина эчендә яшеренергә кирәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-hava-torysy-bozyla-yasen-ham-boz-yavuy-kotela-5889037
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев