erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда 2,8 меңнән артык гаилә ташламалы программалар буенча тораклы булачак

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча яңа социаль ипотека йортлары төзелә, шуның нәтиҗәсендә республика халкы үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.

Әйтик, Арчада 48 фатирлы йорт төзелә башлады.

Әлеге йортта бер бүлмәле – 12, ике бүлмәле – 24 һәм өч бүлмәле 12 фатир булачак, шуңа күрә Арча районында яшәүче гаиләләрнең күңелләренә хуш килгәнен сайлап алу мөмкинлеге бар.

Башка шәһәр һәм районнарда яшәүчеләр дә ташламалы шартларда үзләренең торак шартларын яхшырта ала. Әйтик, Тукай, Чирмешән, Биектау, Буа, Балтач, Мөслим һәм Алексеевск районнарында индивидуаль җылыту системасы булган фатирлар төзелә. Ә Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорск һ.б. зур шәһәрләрдә яшәүчеләр үзәкләштерелгән җылыту системасы булган фатирлар белән тәэмин ителәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аларга Дәүләт торак фондының торак программаларында катнашучылар – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, программаны финанслаучы предприятие хезмәткәрләре, ятим балалар, яшь гаиләләр һ.б. дәгъва кыла ала.

Быел Татарстанда Дәүләт торак фонды программалары буенча 2885 гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatarstanda-28-mennan-artyk-gaila-taslamaly-programmalar-buenca-torakly-bulacak-5870562

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев