erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт Думасы депутатлары Россиянең барлык мәктәпләрен биш көнлеккә күчерергә тәкъдим иттеләр

Шимбәне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары өчен саклап калырга телиләр

Вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары барлык мәктәпләрне биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова исеменә мөрәҗәгать РИА Новости карамагында бар.

Инициатива авторлары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча мәҗбүри дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр генә уздырырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта шимбәне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары өчен саклап калырга телиләр.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә элеккечә алты көнлек уку атнасы гамәлдә, шуңа күрә мәҗбүри дәресләр шимбә көннәрендә дә уза. Нәтиҗәдә, уку елының күпчелек өлешендә укучының мәҗбүри дәресләрсез бер генә тулы көне була.

Тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев