erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дини китапларны ташларга ярыймы?

Дини китапларны ташларга ярамый диләр. Аларны кая куярга икән соң? Мин үлгәч, ул китапларны кая куярлар инде дип борчылам? Рәхилә апагыз, Казан.

«Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов:
– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Дини китапларны, Коръәннән аятьләр бирелгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламаска кушабыз. Аларны мәчет, мәдрәсәләргә китерә аласыз. Безнең “Мәрҗани” мәчетендә дә кабул итәләр. Борынгы китаплар булса, аларын музейга да куябыз. Калганнарын китапханәгә урнаштырабыз. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланачак һәм шуның белән әҗерен дә алачаксыз. Авыл мәчетләренә дә тапшырырга була. Мәчеткә китерү җае булмаса, яндырып, көлен кеше йөрми торган берәр җиргә күмегез. Ташлау катгый тыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев