erid:2VtzquqpS7d
Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән
Яңалыклар

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән

"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала", - ди Андрей Тузиков.

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Экзитпол сораштыруының нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясе өчен 70 процент кеше тавыш биргән. Бу хакта “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков хәбәр итте. 

"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала. Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Экзитпол сораштыруында 9000 кеше катнашкан", - диде ул.

"Бердәм Россия" партиясенең тавышлары бераз кимегәнен күзәтәбез. Бу – пенсия, өстәмә кыйммәткә салым реформалары нәтиҗәсе дип уйлыйм", - диде ул.

Әлегә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза. Андрей Тузиков әйтүенчә, ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.

  • Экзитпол - сайлау участогыннан чыккан чакта тавыш биргән кешеләргә сорау бирү юлы белән сайлауга нәтиҗә ясау ысулы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193175/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев