erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Эшләүче татарстанлыларның пенсияләре 11 проценттан артыкка арткан

Республикада эшләүче пенсионерларга бер ел эчендә түләүләрнең уртача күләме 2 404 сумга артты һәм 23 553,6 сумга җитте.

Татарстанда эшләүче пенсионерларга пенсия түләүләренең уртача күләме елына 11,27 процентка арткан, дип хәбәр итә «Татар-информ» Социаль фондка сылтама белән. 2026 елның маенда эшләүче татарстанлыларның уртача пенсиясе 23,5 мең сумнан артып китте, былтыргы 21,1 мең сум иде. Тулаем Россия буенча күрсәткеч 12,39 процентка арткан – 23 721 сумга кадәр. Республика динамикасы гомумроссиянекеннән бераз түбәнрәк булуга карамастан, тенденция тотрыклы рәвештә уңай булып кала.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев