Февраль башында нормадан 6 градуска җылырак булачак
Февральнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 6 градуска югары булачак. Бу хактагы фаразны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.
Республикада 10 февральгә кадәр климатик норма -12,1 градус, Казанда -11,2 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача һава температурасы -6,1 һәм -5,2 градус көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге белдергәнчә, гомумән февраль дәвамында Татарстан территориясендә уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югары була. Казанда норма -9,7 градус, ә төбәктә -10,7 градус тәшкил итә.
Айлык явым-төшем климатик нормага якын булачагы фаразлана (Казанда 34 мл, республикада 26 мл).
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев