erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Яшел үзән» махсус икътисади зонасында дүрт резидент үз проектларын гамәлгә ашыра башлады

2025 елда Зәй районында Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән биотехнологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Яшел үзән» махсус икътисади зонасы булдырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, әлеге зона территориясендә инде дүрт резидент үз проектларын гамәлгә ашыра башлаган.

Бу проектларга кертеләчәк инвестицияләрнең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артып китәчәк.

Гомумән алганда, узган ел республикадагы махсус икътисади зоналарга 22 яңа резидент килгән. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 365 миллиард сумнан артык булган, 12,5 меңнән күбрәк эш урыны булдырылган.

Шулай ук министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына якынча 7 сум күләмендә шәхси инвестиция туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре