erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә фаҗигале хәл теркәлгән

Югары көчәнешле электр чыбыкларына кармагы тиеп, ток сугудан бала һәлак булган.

Район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, өч яшүсмер балык тотарга чыккан. Тимер юлны кичкән вакытта аларның берсе кармак белән ялгыш контакт челтәренә тигән. Чыбыкларда якынча 27,5 мең вольт көчәнеш булган, һәм көчле ток сугу нәтиҗәсендә бала шунда ук вафат булган.

Район башлыгы мәрхүм малайның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, шулай ук гаиләгә муниципалитет тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев