Язгы ташу чорына әзерлек көчәйтелә
Аномаль карлы кыштан соң Казан шәһәре хакимияте язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен алдан чаралар күрә. Белгечләр фаразлавынча, март ахырында һава температурасының тотрыклы рәвештә уңай якка үзгәрүе карларның актив эрүенә китерергә мөмкин.
Быел кыш карга юмарт булды. Февраль аенда гына да 89 миллиметр явым-төшем теркәлгән, бу күрсәткеч нормадан 2,5 тапкырга артык һәм күпьеллык күзәтүләр тарихында рекорд булып санала. Кыш башыннан Казаннанн 1,4 миллион тоннадан артык кар чыгарылган.
Белгечләр исәпләвенчә, су басу мөмкинлеге булган зона 12,6 квадрат километр мәйданны били. Әлеге территориядә 16 торак массив урнашкан, анда 386 шәхси йорт һәм 1,2 меңнән артык кеше яши. Куркыныч янаган бистәләр арасында Борисоглебское, Савиново, Сухая река, Красная горка, Салмачи, Самосырово, Вознесенское һәм башка торак пунктлар бар.
Фаразлар буенча, мартның өченче декадасында көндезге температураның нульдән югары күтәрелүе көтелә. Ай ахырына һава +8 градуска кадәр җылынырга мөмкин, ә апрель ае аеруча җылы булыр дип фаразлана. Мондый шартларда кар сулары күләменең артуы ихтимал.
10 марттан башлап районнарда тәүлек әйләнәсе эшли торган махсус комиссияләр кизү торачак. Елгаларда җиде гидропост оештырылачак, су дәрәҗәсе даими контрольдә тотылачак. Эвакуация очрагына 5 мең кешегә исәпләнгән вакытлыча урнаштыру пунктлары әзерләнгән.
Казан мэры Ильсур Метшин җаваплы хезмәтләргә хәвеф зонасындагы йортларны йөреп чыгуны, халыкка язгы ташу чорына әзерлек чаралары турында искәртүне йөкләде. Белгечләр фикеренчә, вакытында күрелгән оештыру чаралары һәм халыкның саклыгы язгы чорны имин уздыруга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев