Елыгыз җиңел үтсен.
Бүген Арчаның беренче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады. Бу каникуллар тәмамлануны да, уку елы башлануны да белдергән беренче билге.
Өч ай, дисәк тә, каникуллар күз ачып йомганчы үтеп китте. Бу көннәрдә балалар рәхәтләнеп ял итсә, җитәкчеләр дә, төзүчеләр, укытучылар, әти-әниләр - бар да бер булып, аларны төзекләндерелгәннән соң яңа мәктәптә каршы алу өчен тырышты. Мәктәп, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән иде.
Искегә тимә, исең китәр, диләрме әле? Тыштан гына күзәтеп йөрүче буларак та, бу мәктәпкә күпме тырышлык, хезмәт, көч кергәнне әйтеп була. Кайчак кичке 10нарда аның янынан үтеп китәргә туры килгәләде. Бөтен тәрәзәләрендә ут яна, эш гөрли иде әле. Бөтен укытучылар шунда, ахры, дип уйлый идем. Соңгы атнада бигрәк тә.
- Ата-аналарга да рәхмәтемне белдерәм, - диде мәктәп директоры Илнур Габдрахманов беренче кыңгырау тантанасында, - Нинди гозер белән мөрәҗәгать итмә, каршы килмәделәр, ярдәм иттеләр.
Беренче кыңгырау булырмы, өлгерерләрме, дигән уйлар да килде. Аңа әзерләнү өчен дә вакыт кирәк бит. Өлгергәннәр. Искиткеч матур чара оештырганнар.
Иртәгә парталар артында яңа уку елы башлана. Яңартылган мәктәптә. Сезгә бу матурлык рух һәм укуга омтылыш өстәсен, балалар. Уңышлар телибез. Елыгыз җиңел үтсен, букчаларыгыз яхшы билгеләр белән тулсын.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев