Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләре уртача Россия күрсәткечләреннән артып киткән
База математикасы буенча да нәтиҗәләр яхшырды - уртача билге 4,2 дән 4,32 гә кадәр арткан
Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханының барлык фәннәре буенча нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булып чыкты. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Рус теле буенча уртача балл 66,76 тәшкил итте – бу узган елгы нәтиҗәдән 1,5 баллга һәм Россия буенча уртача күрсәткечтән 3,7 баллга югарырак. Предмет буенча минималь бусаганы имтиханда катнашучы биш кеше үтә алмады.
Профильле математика буенча да уңай динамика күзәтелә: уртача балл 2025 елда 69,4 тән быел 71,8 гә кадәр үсте. Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының уртача Россия күрсәткече 5,8 баллга артып китә. Минималь бусаганы 31 укучы үтмәде.
База математикасы буенча да нәтиҗәләр яхшырды - уртача билге 4,2 дән 4,32 гә кадәр артты. Узган ел белән чагыштырганда аеруча сизелерлек үсеш физика, география, информатика, биология һәм француз теле буенча да теркәлгән. Башка фәннәр буенча нәтиҗәләр узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев