Казанда алты көнгә аэропортка өстәмә электричкалар кертәчәкләр
Алты көн - 19, 21, 22, 23, 27 һәм 30 ноябрьдә - Казаннан аэропортка һәм кире шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итте
Әйтик, 7602 номерлы Казан-Аэропорт электричкасы Казан станциясеннән 18:04 сәгатьтә китәчәк. Аэропортка ул 18:24 тә киләчәк.
Аэропорт-Казан поезды 21:42 сәгатьтә китә. Шәһәргә ул 22:10 да киләчәк.
Матбугат хезмәтендә поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк дип ачыклык керттеләр
Чыганак: https://dzen.ru/a/aRumGz-j-1bTVhml?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев