erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда БРИКС Уеннары ачылды

БРИКС Уеннары ачылышы тантанасында катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша сәламләде.

- Ышанам, бу масштаблы спорт бәйрәме тигез мөмкинлекләрне һәм гадел, компромиссыз көрәш тантанасын ачык күрсәтәчәк. БРИКС уеннарын кунакчыл, үз тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, гореф-гадәтенә бай булган һәм бер үк вакытта киләчәккә омтылган заманча Казан һәм Мәскәү шәһәрләре кабул итә. Болар барысы да БРИКСның рухын һәм характерын – динамик үсештә булган, үзләренең үзенчәлеген саклап, зур масштаблы мәсьәләләрне бергә хәл итә торган, бер-берсенең ышанычына, ныклы дуслыгына нигезләнгән чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләр үрнәген күрсәтүче суверен илләрнең берләшүен чагылдыра. БРИКСның дөнья эшләрендә роле бик тиз үсә. Сәяси тыкшынудан һәм басымнан азат булган, бөтен дөнья атлетларын чын-чынлап берләштерүче уеннарның җәлеп итүчәнлеге дә үсәчәк. Өстәвенә, алар быел беренче тапкыр ачык форматта уза. Димәк, Уеннар мәдәниятара диалогның тагын бер символы булачак. БРИКС уеннарын ачык дип игълан итәм! – дип, ул спортчыларга һәм аларның остазларына җиңүләр теләде.
Аның чыгышыннан соң Россия Гимны яңгырады. Аны Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина башкарды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/sport/vladimir-putin-briks-uennaryn-acyk-dip-igielan-itam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев