Казаннан Адлерга киткән поезд ауган
Бу хакта телеграм-каналлар хәбәр итә.
«Казан — Адлер» пассажир поезды Волгоград өлкәсенең Котельников районында рельслардан төшкән. Бу хакта җирле телеграм-каналлар хәбәр итә.
Беренче мәгълүматлар буенча, поезд «КамАЗ» самосвалы белән бәрелешкән, поезд рельслардан ауган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
Һәлакәт урынында булучылар сүзләренчә, кырда вагоннар авып ята, алардан кешеләр чыга. Вагоннар арасында йөк машинасы кузовы күренә, аның йөртүчесе поезд алдыннан узып китәргә теләгән. Беренче мәгълүматлар буенча, авария нәкъ шул машина аркасында килеп чыккан.
Рельслардан сигез вагон төшкән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана. Урынга оператив хезмәтләр һәм төзекләндерү поездлары чакырылган.
Волгоград өлкәсендә поезд белән бәрелешкән йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк
320дән артык кеше һәм 100 берәмлек техника Волгоград янындагы тимер юл һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән, шулай ук ике Ми-8 вертолеты әзерләнә, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-kitkan-poezd-augan-urynda-toserelgan-video-cykty-5891123
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев