erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казаннан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Казан шәһәреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм юлланды. Бу юлы колоннага фронт өчен кирәкле җиһазлар, төзелеш материаллары һәм коммуналь техника кертелде.

 

Казаннан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Лид:
Казан шәһәреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм юлланды. Бу юлы колоннага фронт өчен кирәкле җиһазлар, төзелеш материаллары һәм коммуналь техника кертелде.

Казан шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына 96 нчы гуманитар ярдәм колоннасы юлга чыкты. Ярдәм составына алгы сызыктагы хәрбиләр сораган махсус җиһазлар, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең инфраструктурасын торгызу өчен кирәкле техника һәм материаллар керде.

Гуманитар йөкне озату барышын Казан мэры Илсур Метшин күзәтте. Ул ярдәмнең берьюлы ике юнәлештә әзерләнүен билгеләп үтте: махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле җиһазлар һәм Казан шефлык иткән шәһәрләрне торгызуга ярдәм.

«Без бүген хәрбиләр сораган кирәк-яракларны да, Лисичанск белән Рубежноега кирәкле төзелеш һәм коммуналь җиһазларны да озатабыз. Бу эштә шәһәр халкы, эшмәкәрләр һәм җәмәгать оешмалары берләшеп катнаша», — диде Илсур Метшин.

Гуманитар ярдәмнең бер өлеше Россия Герое Айнур Сафиуллин җитәкләгән бүлекчәгә тәгаенләнгән. Командир мөрәҗәгате буенча колоннага дроннарны ачыклаучы җайланмалар, тепловизорлы квадрокоптерлар, радиостанцияләр, генераторлар һәм башка махсус җиһазлар кертелгән.

Акциягә шәһәрнең бизнес вәкилләре һәм җәмәгать оешмалары да кушылды. Казанның кунакханәчеләр һәм рестораторлар ассоциациясе хәрбиләр өчен 150дән артык төргәк чәкчәк әзерләп тапшырды.

Лисичанскига җибәрелгән ярдәм арасында генераторлар, яктырту манаралары, җылыту җайланмалары, төзелеш материаллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, инструментлар, автомобиль шиналары һәм башка техника бар. Алар шәһәрдә төзекләндерү эшләрен башкару һәм киләсе җылыту сезонына әзерлек өчен кулланылачак.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казаннан хәрбиләргә 75 партия гуманитар ярдәм озатылган. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә тагын 20 йөк машинасы җибәрелгән. Барлыгы ярдәм күләме 1,6 мең тоннадан артып китә, ә аның гомуми бәясе 500 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә. Моннан тыш, шәһәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану, җәмәгать транспортында йөрү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрү буенча ташламалар каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре