erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кострома фаҗигасы: 5 яшьлек бала үтерелгән

5 яшьлек Вероника Николаева урамга уйнарга чыгып китә. Икенче бер чыганаклар буенча, Вероника әнисе белән Мәдәният йортына чыршы бәйрәменә килгән, тамашадан соң чыршы карыйм дип урамга чыккан булган ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

Кострома булган хәл бөтен илне тетрәндерде. Халык Яңа ел бәйрәмнәре уздырып, бер-берсенә кунакка йөргәндә, узган елгы салатларны ашап, телевизордан мең дә беренче тапкыр “Ирония судьбы...” караганда мондый хәбәрләр ишетү аеруча да авыр.

4 гыйнвар көнне була бу хәл. 5 яшьлек Вероника Николаева  урамга уйнарга чыгып китә. Икенче бер чыганаклар буенча, Вероника әнисе белән Мәдәният йортына чыршы бәйрәменә килгән, тамашадан соң чыршы карыйм дип урамга чыккан булган.

Бала әнисе эшли торган Мәдәният йорты тирәсендә генә уйнап йөри. Ә берникадәр вакыттан соң югала. Видеокамералар күрсәткәнчә, аның янына ике ир-ат килгән. Берсе кызны кулына күтәреп алып киткән.

Кызның югалуы хакында Кострома мәгълүмат чараларында кичке якта хәбәрләр тарала. Полиция, өлкәнең тикшерү комитеты, волонтерлар барысы да кызчыкны эзләүгә керешә. Әмма сабыйны бары үле килеш кенә табалар. Уйнап йөргән җирдән ерак та түгел, 200 метр тирәсе ераклыкта урнашкан тулай торак бүлмәсендә.

Соңрак ачыкланганча, бу авыр җинаятьне кылуда шикләнелгән 44 яшьлек Денис Герасимов һәм 24 яшьлек Вадим Беляков кулга алына. Герасимов моңа кадәр дә балалар порнографиясе чыгару һәм педофилия буенча хөкем ителгән булган. Ә Беляков банк счетынан акча урлаган өчен суд каршына баскан.

Алар кызны урлаганнан соң тулай торакта арендага алган бүлмәләренә алып кергәннәр. Сабыйны көчләгәннәр һәм пычак белән берничә җиренә кадаганнар. Мәетне исә спорт сумкасына салып куйганнар.  Бу гамәлләрен ир-атлар аңлата алмый. Без исерек идек, нәрсә эшләгәнне белмәдек, дип кенә әйткәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Верониканы эзләргә булышкан волонтерлар, шәһәр халкы җинаять кылуда шикләнүчеләргә үзләре үк җәза бирергә теләм, тулай торак каршына җыелган. “Безнең барыбызның да шундый кечкенә балаларыбыз бар. Мондый хәл беребезне дә битараф калдыра алмас иде”, - ди алар.

Костромада танылган адвокат, өлкәнең Иҗтимагый палата әгъзасы Олег Промптов исә: “Балигъ булмаганнар тормышына куркыныч тудырган көч кулланып кылынган җинаятьләр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк”, - дип язган.

Үлем җәзасы дигәннән, Дәүләт Думасы җитәкчесе Вячеслав Володин педофилларны ирекләреннән  гомерлеккә мәхрүм итүгә кагылган закон проектын гыйнвар аендагы сессиядә үк караячакларын искәртте. Алай гына да түгел, мондый җинаятьләр кылучыларны авыр эшләрдә эшләтергә кирәк дип саный парламент рәисе.

2021 елда моңа охшаш җинаятьләр бер генә булмады. 30 июнь көнне Төмән өлкәсендә 9 яшьлек Настя Муравьева югалган иде. Аны йөзәрләгән кеше эзләү дә нәтиҗә бирмәде. Ай ярым вакыт узганнан соң гына кызчыкның пакетларга тыгып, тимерчыбык белән бәйләнгән мәетен күл ярыннан табып алдылар. Җинаятьтә шикләнелгән 40 яшьлек ир-ат кулга алынган. 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kostroma-faigasy-5-yashlek-bala-terelgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X