erid:2VtzquqpS7d
Күп балалы гаиләләргә кагылышлы яңалык
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә кагылышлы яңалык

Дәүләт Думасы депутатлары өч һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар өчен эш атнасын бер көнгә кыскартырга тәкъдим итә, дип яза “Известия”.

Хөкүмәткә җибәреләчәк тиешле закон проекты инде әзер. Леонид Слуцкий сүзләренчә, ата-аналарның барлык балаларына да игътибарын җиткерү өчен буш вакыт күбрәк булачак. Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мондый яңалык илдә демографик вазгыятьнең яхшыруына китерергә мөмкин. Мөһим пункт: дүрт көн эшләүчеләр хезмәт хакын биш көн эшләүче хезмәткәрләр кебек алырга тиеш.

https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kp-balaly-gaillrg-kagylyshly-yaalyk


Нет комментариев