erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше районда бруцеллез чире табылган

Йогышлы чир 8 июньдә кайткан документсыз сарыкларда ачыкланган

Бу хакта «Хезмәт» район газетасы хәбәр итә.
«Хөрмәтле райондашлар, безнең районда гадәттән тыш хәл теркәлде.

Балтач бистәсендә яши торган Хусан Насыйров шәхси хуҗалыгында сарык терлегендә бруцеллез чире ачыкланды. Башта шик кенә бар иде, ләкин сарыклардан алынган канны республика лабораториясендә тикшергәннән соң, мөгезле вак терлек бруцеллезы дигән диагноз рәсми рәвештә куелды. Бу йогышлы чир 8 июньдә кайткан документсыз сарыкларда ачыкланды.

Райондашлар бу хуҗалыктан корбанга чалган сарык итен ашарга ярыймы икән, дип мөрәҗәгать итәләр. Корбанга дип әзерләнгән сарыкларының каннары бу чиргә карата безнең лабораториядә тикшерелде, каннары чиста иде. Шуңа да райондашларның аннан алып корбанга чалган итләрне куллануда куркыныч юк. 

Шуны да әйтеп үтәсе килә, корбан бәйрәме үткәннән соң бу хуҗалыктан тере терлек сатып алган булсагыз, район ветеринария берләшмәсенә 2-62-57, 2-59-57 телефон номерлары буенча яки җирлек башлыклары аша хәбәр итүегез сорала. 

Бүгенге көндә райондашларны кисәтәсе килә, машинадан терлек сатучылардан, билгесез кешеләрдән терлек сатып алмаска. Терлекне, итне сатып алганда да, ветеринария документларын сорарга кирәк. Итнең тиешле кләймәсе булырга тиеш, ул махсус урында суелган һәм аның лаборатория экспертизасы булуы зарур. Ә терлекне сатып алганда, аның ветеринария белешмәсе булырга тиеш. Болар булмаган очракта, терлек бернинди ветеринар контроль үтмәгән һәм шикле була, шуны исегездән чыгармагыз, андый терлек яисә ит сатып алып, сез үзегезне генә түгел, янәшәдәгеләрне дә куркыныч астына куясыз. Элек без бу чирләрне күрше районнарда ачыкланганлыгын гына искәртеп сөйли идек, күргәнегезчә, үзебезнең районда да шушындый куркыныч хәл барлыкка килде.

Хөрмәтле райондашлар бу бруцеллез чире белән генә йогышлы чирләр бетми, моннан тыш та төрле чирләр бар. Шикле машиналар, документсыз сатып йөрүче шикле эшмәкәрләр күрәсез икән, кичекмәстән безгә хәбәр итүегез сорала. Бердәм булган очракта гына районда бу йогышлы чирне бетерә алабыз һәм киләчәктә дә районга кертмәс өчен бердәмлек сорала, — дип районыбызда килеп чыккан вазгыятькә аңлатмасын биреп үтте районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов», дип язган район газетасы. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев