erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Мин сине шундый озак көттем, дидем...»: Римма Никитина серле егетен каршы алган

Күптән көткән очрашулары, ниһаять, сәгатен көтеп җиткерде – Римма Никитина махсус хәрби операциядә катнашучы егетен каршы алды. Егет кайтты бит! Исән генә, чибәр генә! Без күрдек, бәхетләренә сөендек.

Ләкин Римма әлегә егетен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтмәү яклы. 
– Бәхет дигән төшенчә бит ул кеше күзеннән яшергәнне ярата. Хәзергә барысын да ачып саласым килми. Минем болай да эчемдәге тышымда, әни элек тә: “Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр, син шул инде...” – дип әйтә торган иде. Чынлап та, куанычымнан алдан сөйләп куям да, аннары ул чынга ашмый да кала. Гел шулай. Ә менә монысын сөйләмим әле. Бер-беребезгә әйтелгән сүзләрне дә, хисләремне дә йөрәгемә генә бикләп саклыйм, ачуланмагыз. Күз тиюдән куркам, – ди Римма. 

Шулай да серләрен берникадәр чишә алдык. Егетенә каршы йөгереп килеп, иңнәренә сарылган кыз беләсезме, беренче сүзе итеп, нәрсә дигән?!
– Мин сине шундый озак көттем, дидем. Бик матур розалар бүләк итте. Һәм... Йөзек! Ул әлегә матур савытында тора, бармагыма кимәдем дә. “Матурым, мин сине бик яратам, беркемгә дә бирмим!” – диде ул. Очрашкач та җавап бирәм дигән идем аңа. Әлегә җавап бирмәдем. Тагын бераз вакыт сорадым. Җете кызыл тиз уңа диләрме әле? Хисләрнең кайнар чагы, икебез дә бер утта без. Мин аны үзем дә бик ошатам, нык ошый ул миңа, ул да баш-аягы белән миңа гашыйк. Кайткан көнне үк гаиләсе белән таныштырды. Ишекне ачкач та мине кочаклап алдылар бу гаиләдә. Апасы әйтә: “Ул син дип яши бит”, – ди. Үзе дә: “Син – минем дөньям”, – ди. 

– Алгы сызыкта чагында да үзеңә ни кадәр бүләкләр җибәрде. Рәхмәт әйттеңме?
– Әйттем! Син мине шул кадәр зурладың, мәйтәм. Әле бит бу тормышыбызның башы гына, ди. Безнең киләчәккә корган уртак планнарыбызны, ниятләребезне белсәгез икән!.. Бүләк иткән йөзеген интернетка да куймадым, мактана дип гаеп итәрләр, дидем. Ул кайткан көннән бирле без гел бергә. Бүген ул документлары белән йөри, чөнки китмәскә дип кайтты, контракт нигезендә хезмәт итте. Ә мин менә Мәскәүгә җыенам. Соңгы көннәрдә Казан белән Мәскәү арасындагы юлда яшим, тормышымда бик мөһим көннәр. Мәскәүдә нинди эшләр майтарып йөрүемне сөйләмим, күз тиюдән куркам. Ә егетем мине Мәскәүдән барып алам диде.

– Кавышсагыз икән! Эшләр туйга борылыш ала кебек түгелме?
– Мин сине беркемгә дә бирмим ди – төп сүзе. Шуннан чамалагыз инде.

– Әниең белән таныштырдыңмы әле?
– Әни инде ул кайтканнан бирле аптырата. Йөзен генә булса да фотога төшереп җибәр кияүнең ди. Сабыр ит, дидем аңа да. Барысы да үз вакыты белән! 

– Римма, бәхетеңне кулдан ычкындырма, яме.
– Җырчы Лилия Хәмитова да, Римма, бу синең күптән көткән бәхетең бит, ди. Егетем дә, синең өчен генә кайттым, алдагы юлларыбыз – бер, ди. 

– Кайчан конкрет җавап бирәсең?
– Өченче йөзек алып килгәч!

https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/min-sine-sundyi-ozak-kottem-didem-rimma-nikitina-serle-egeten-karsy-algan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре