Отпуск өчен компенсация: хезмәткәр белергә тиеш булган төп кагыйдәләр
Кагыйдә буларак, Татарстанда хезмәткәрләр календарь ел дәвамында 28 көнгә ялга китә ала. Аерым очракларда еллык түләүле отпускның озынлыгы күбрәк булырга мөмкин.
Файдаланылмаган отпуск булган очракта хезмәткәргә нинди компенсация каралган, шулай ук мондый түләүне кем алырга хокуклы түгел – «Татар-информ» материалында.
Эшчегә 28 көнлек ял бирелгән. Өстәвенә, ялларның берсе 14 көннән дә ким булмаска тиеш, ә калган өлешен кеше үзе теләгәнчә бүләргә хокуклы. Әгәр дә хезмәткәрнең ел узганнан соң файдаланылмаган ял көннәре калса, аны аңа киләсе елга күчерергә яки компенсация түләргә мөмкиннәр.
Компенсацияне хезмәткәр эштән киткәндә ала, әгәр аның файдаланылмаган ял көннәре калган булса.
Моннан тыш, файдаланылмаган ялны түләү белән файдаланылмаган ял көннәре саны 28 көннән артып киткән хезмәткәр алыштыра ала, мәсәлән, ул берничә ел дәвамында тиешле 28 көндә ял итмәгән. Шулай ук файдаланылмаган ял көннәренең азрак санын да компенсацияләргә мөмкиннәр, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә.
Йөкле хатыннарга, балигъ булмаган хезмәткәрләргә, шулай ук зарарлы яисә куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләргә файдаланылмаган отпускны түләү белән алмаштырырга ярамый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев