erid:2VtzquqpS7d
Озак көтелгән кар тиздән явачак
Яңалыклар

Озак көтелгән кар тиздән явачак

Бу хакта Казан федераль университетының Экология, Биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде, дип хәбәр итә «НТР 24» телеканалы.

Татарстанда бу атна башында кар явачак.

«Атна башына антициклон үзенең йогынтысын киметәчәк, һәм күптән көтелгән кар җир өслеген каплаячак», – дип аңлатты метеоролог.

Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, антициклон Татарстанда температура фонының бу чор өчен нормага якынаюына ярдәм итәчәк.

«Ноябрьнең уртача температурасы +0,2 градус булды, нормада -2,5 градус иде. Бу унъеллыкның иң җылы ноябре иде. Көзге өч айга нәтиҗә ясап, уртача температура +7,7 градус тәшкил иткәнлеге билгеле. Бу метеокүзәтүләр тарихында көзге чор өчен җылылык рекорды», - дип өстәде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-meteorology-tatarstanda-ozak-kotelgan-kar-tizdan-yavacak-5897386

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев