erid:2VtzquqpS7d
Пенсионерларга Яңа елга 15 000 сум күләмендә пенсия биреләчәк?
Яңалыклар

Пенсионерларга Яңа елга 15 000 сум күләмендә пенсия биреләчәк?

Бердәм пенсия барлык пенсионерларга да күчәчәк. Хәтта эшләүче пенсионерларга да.

(Шәһри Казан)

Федераль басмалар Россия пенсионерларын куандырачак һәм өметләндерәчәк яңалык белән уртаклашты: Яңа елга лаеклы ялда булучылар 15 000 сум күләмендә бердәм пособие алырга мөмкин! Бу хакта икътисадчы Андрей Лобода җиткергән һәм аның сүзләре күп кенә мәгълүмат чараларында таралырга өлгерде.

Лобода фикеренчә, әлеге гамәл турында Россия Президенты Владимир Путин декабрь аенда узачак традицион матбугат конференциясендә игълан итәчәк. Пенсиянең күләме исә 5 меңнән башлап 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу очракта инде бердәм пенсия барлык пенсионерларга да күчәчәк. Хәтта эшләүче пенсионерларга да.

Көтәбез. Бирсен Ходай!

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pensionerlarga-yaa-elga-15-000-sum-klmend-pensiya-birelchk


Нет комментариев