Путин 8-17 яшьтәге балалары булган аз керемле гаиләләргә пособие бирү турындагы карарны имзалады
Путин 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү турындагы указны имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«2022 елның 1 апреленнән 8 яшьтән алып 17 яшьтәге балага социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә <…>, Россия территориясендә даими яшәүчеләргә, субъектлар законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда», — диелә документта.
Пособие илдә даими яшәүче, Россия гражданины булган балага бирелә. Ярдәм акчасы алуның шарты шул: гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев