erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Путин белән Трампның телефоннан сөйләшүе 17:00 сәгатькә планлаштырылган

«Татар-информ» хәбәр итә

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары башлыгы Дональд Трампның телефоннан сөйләшүе бүген, Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатькә планлаштырылган. Бу хакта Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Алдарак, Дональд Трамп 19 майда Путин белән Украина конфликты вазгыяте турында фикер алышырга ниятләвен белдергән иде. Ул әлеге мәсьәлә – сөйләшүдә төп тема булачак диде.

Соңрак АКШ президентының рәсми вәкиле Стивен Уиткофф ике ил лидеры арасындагы сөйләшү «хәрабәләрне араларга» һәм конфликтны тыныч юл белән җайга салуда алга китәргә булышыр дигән өмет белдергән иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев