erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Путин һәм Трампның Анкоридждагы сөйләшүләре Мәскәү вакыты буенча 22.00 сәгатьтә башлана

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трампның Анкориджда (Аляска штаты) очрашуы бүген, 15 августка, планлаштырылган.

Сөйләшүләр җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 22.00) башланачак, дип аңлашыла Ак йорт матбугат хезмәте бастырган Америка Президенты графигыннан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Планда җирле вакыт буенча 17.45 сәгатьтә (шимбә көнне Мәскәү вакыты белән 04.45) Трамп Анкориджтан Вашингтонга кайтачак.

Бу Россия һәм АКШ лидерларының 2021 елның июненнән бирле беренче очрашуы булачак, ул вакытта Путин Женевада АКШның элеккеге президенты Джо Байден белән сөйләшүләр үткәрде. Путин шулай ук Аляскага килгән беренче Россия лидеры була.

«Татар-информ» Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, сөйләшүләр лидерлар икесе һәм тәрҗемәчеләр катнашында башланачак, дип хәбәр иткән иде. Шуннан соң лидерларга делегация әгъзалары – һәр яктан бишәр вәкил кушылачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев