Район башлыгы тагын 4 ришвәт эпизоды буенча гаепләнә
Татарстанның Тикшерү комитеты идарәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның җинаять эшенең дүрт яңа эпизодын ачыклаган.
Ришвәтләрнең гомуми суммасы 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга кадәр арткан, дип хәбәр итә «Бизнес Онлайн». Түрә 2022-2023 елларда төзелеш материаллары, җир участоклары һәм җиһазлар рәвешендә 7,3 млн сумлык ришвәт алган. Моннан тыш, ул 2018 елда "Савино"да СНТ җир участогы рәвешендә дә ришвәт алган диелә. "Матбугат.ру" элегрәк хәбәр иткәнчә, Камаевны 18 апрельдә гаепләп тоткарладылар. Чаллы суды аны ике айга сак астына алды. Хәзер ул республиканың Чистай районындагы СИЗОда. Камаевка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Фото: Татар-информ
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44331
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев