Район башлыгының кызын һәм хатынын вәхшиләрчә үтергәннәр ("Интертат")
Якутиянең Нюрбин районы башлыгының хатынын һәм кызын үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп район башлыгының улын тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, 15 июньдә 21 яшьлек Айсен И. исерек була. Ул өйдә туганнарына һөҗүм итә. 31 яшьлек апасының мәетендә пычак эзләре була, ул табиблар килгәнче үлә, 51 яшьлек анасын хастаханәгә китерәләр, ләкин табиблар аны коткарып кала алмый. Әни кешенең гәүдәсендә дә күп тапкырлар пычак кадау эзләре була.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/raion-baslygynyn-kyzyn-ham-xatynyn-vaxsilarca-utergannar-5853619
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев