Россиялеләрне октябрь ахырында яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак
Россиялеләрне октябрь ахырында яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак
Россиядә яшәүчеләрне 2024 елның октябрь ахырында һәм ноябрь башында эш графигында үзгәрешләр көтә. РФ хөкүмәте 2024 елның 2 ноябрен — ял көнен, 2025 елның 30 апреленә күчерергә карар кылды. Бу май бәйрәмнәрен гражданнар өчен озынрак һәм уңайлырак итү теләге белән бәйле. 2024 елның 2 ноябре эш көне булачак, әмма ул кыскартылачак. Шуңа да карамастан, россиялеләр барыбер ике ял көне алачак — 3 һәм 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев