erid:2VtzquqpS7d
Сак булыгыз: юлларда бозлавык булырга мөмкин
Яңалыклар

Сак булыгыз: юлларда бозлавык булырга мөмкин

Бүген, 21 октябрьдә Татарстан һәм Казан территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстанда төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә, көнбатыш районнардан башлап, кар, карлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил, шулай ук күз күременең сизелерлек начараюы көтелә.

Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән -1 градуска кадәр, көн дәвамында +2-7 градуска кадәр җылыначак. Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар боткасы булуы ихтимал.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sak-bulygyz-yullarda-bozlavyk-bulyrga-mmkin


Нет комментариев