Синоптиклар 23 февральдә һава торышы начарлануы турында кисәтте
Татарстанда салкыннар булачак, атна уртасында һәм азагында республикага көчле явым-төшем, җил һәм буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
21 февральдә, Татарстанда бераз кар фаразлана. Төнлә һава температурасы -10..-15 градус, урыны белән -19 градус, ә көндез -4..-9 градус булачак.
Киләсе ике көндә кар, урыны белән буран булырга мөмкин. 23 февральдә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 22 февральдә һава температурасы -10..-15 градус, ә көндез – -5..-10 градус. 23 февральдә көндез һава температурасы -10 градустан артмаячак, ә төнлә аязганда -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Әмма явым-төшем икенче көнне үк туктаячак. Һава температурасы төнлә -19..-24 градус, ә көндез -10..-15 градус фаразлана.
«25 февральдә һава торышы кабат үзгәрәчәк. Чираттагы көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары якынаю белән республиканың көнбатыш районнарыннан башлап кар, буран һәм көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -12..-17 градус, аязганда -22 градус фаразлана, ә көндез -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, диелгән синоптикларның якынча фаразларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев