erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Табиб коронавирус вакытында үпкәдә «тишекләр» барлыкка килүе хакында кисәтте

Алар күбесенчә эчкечеләрдә, трофик тайпылышлар күзәтелгән пациентларда, шулай ук начар тукланучы кешеләрдә ачыклана.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе үпкәнең стеналарында «тишекләр» барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта ura.ru агентлыгы табиб-пульмонолог Сергей Пурясевка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч искәрткәнчә, тишек яки куышлык — үлекләгән урын ул. Бу канның агулануына китерергә мөмкин.

«Үлекләгән урынны чистарту өчен бары тик антибиотиклар, бронхоскопия белән генә дәваланырга кирәк. Аны хирургия юлы белән дәвалавы кыен, чөнки тегәргә ярамый», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, мондый тишекләр күбесенчә эчкечеләрдә, трофик тайпылышлар күзәтелгән пациентларда, шулай ук начар тукланучы кешеләрдә ачыклана.

«Әмма мондый очраклар да була: агрессив инфекция „очып“ килеп, сау-сәламәт кешеләр багана кебек авып төшәргә дә мөмкин», — дип өстәде Пурясев.

https://tatar-inform.tatar/news/health/31-10-2021/tabib-koronavirus-vakytynda-pk-d-tishekl-r-barlykka-kil-e-hakynda-kis-tte-5842255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев