Татарстан вәкилләре Җиңел атлетика буенча Россия Беренчелегенең икенче ярыш көне йомгаклары буенча өч медаль яулады. Бу хакта республиканың спорт министрлыгында хәбәр иттеләр
Озынлыкка сикерүдә алтын медальне Родион Севастьянов отты. 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә өченче нәтиҗә күрсәткән Родион Раянов һәм җидебәйге буенча 200 метрга йөгерүдә өченче урынны алган Яна Угольникова бронза медаль ияләре булдылар.
Берничә дисциплина нәтиҗәләре буенча угольникова шулай ук җидебәйгенең гомуми зачетында алда бара.
23 яшькә кадәрге спортчылар арасында Россия беренчелеге һәм 18 яшькә кадәрге җиңел атлетлар арасында Бөтенроссия ярышлары бу көннәрдә Смоленскида уза. Турнир 13 июльдә тәмамлана.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев