erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Tatarstan Today яңа чыгарылышында Татарстан һәм Кыргызстан хезмәттәшлеге турында фикер алышачаклар

Эфирга «Тatarstan Today. Открытый миру» тапшыруының яңа чыгарылышы чыгачак, алып баручысы - Динә Газалиева. Республиканың Кыргызстан белән үзара хезмәттәшлегенә багышланган була

Аерым алганда, программада ни өчен Ысыккүлне дөнья могҗизаларының берсе дип атаулары һәм Россиягә дус булган Кыргызстанның ни өчен Татарстанга шулай кызыклы булуы турында сүз барачак.

Автор һәм алып баручы Динә Газалиева, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге рәсми делегациянең Чолпон-Ата шәһәренә визиты мисалында Россия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек темасына кагылып, гадәттәгечә экспертлар фикеренә басым ясаячак.

Моннан тыш, алып баручы кыргыз кухнясында иң тәмле нәрсә, кунакларны нәрсә белән сыйлаулары, Бишкекта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны ничек каршы алулары һәм Үзәк Азия иленә килүчеләрне ачык һавадагы нинди музей сокландыруы турында сөйләячәк.

Тапшыруны 28 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 2 мартта 22.10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында, шулай ук 4 мартта 18.30 һәм 22.30 сәгатьтә «Татарстан 24»телеканалында күрергә мөмкин булачак.

чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев