erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә

Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде ТР ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.

Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Форма уңайлы, җиңел. Хәрбиләрнең форма буенча ниндидер искәрмәләре булган очракта, аларны җитештерүчегә тапшыралар, ә җитештерүче кимчелекләрне төзәтә. Әйтик, элек комплектта күкрәк кесәләре төймәләргә ябыла иде, һәм бу уңайсыз булып чыкты. Хәзер йозаклы молниягә ябыла торган итеп ясадык», – дип аңлатты ул.

  • Яңа оештырылган «Батыр» батальонына эләгү, хәрби хезмәткә керү өчен контракт төзүчеләргә ташламалар, махсус операциядә катнашучыларга түләүләр һәм бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә иң кирәкле белгечлек турында «Татар-информ» материалында укыгыз.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xokumate-kontraktcylarny-beznen-ilda-itesterelgan-ekipirovka-belan-taemin-ita-5888037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев