erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 108 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган

Балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында караган өчен ата-аналарга чыгымнарның бер өлешен кире кайтару — «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган иң соралган ярдәм чараларының берсе. Бу түләү Татарстандагы барлык балалар бакчасына йөрүче сабыйларның ата-аналарына бирелә һәм гаиләнең керем дәрәҗәсенә яки социаль хәленә бәйле түгел.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, компенсация күләме гаиләдәге балалар санына карап, 20 проценттан 70 процентка кадәр тәшкил итә. Беренче бала өчен ата-аналарга балалар бакчасы өчен уртача түләүнең 20 проценты кайтарыла, икенче балага — 50 процент, өченче һәм аннан соңгы балаларга — 70 процент.

Әлеге ярдәм чарасын 2024 елда 121 меңнән артык татарстанлы кулланган. 2025 елда исә компенсация 108,4 мең гражданга билгеләнгән.

Шулай ук республикада муниципалитетлар дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм дә каралган. Ул җан башына кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. 2025 елда мондый өстәмә компенсацияне 16,5 мең кеше алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев