erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда алдагы өч елга бюджет планлаштыра башладылар

2027–2029 елларга исәпләнгән республика бюджеты проекты буенча оештыру эшләре башланган.

Татарстанда алдагы өч еллык финанс чорына караган бюджет проектын әзерләү процессы башланды. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.

Билгеле булганча, ел саен 15 мартка кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бюджет проектын төзү барышында әзерләнәчәк закон проектлары, документлар һәм материалларны карау графигы раслана. Әлеге документ республика башкарма хакимият органнарының килешеп эшләвен тәэмин итә, этапларны һәм төгәл срокларны билгели.

Хәзерге вакытта чираттагы финанс елына һәм план чорына караган график проекты эшләнеп, килештерүгә җибәрелгән. Ул расланганнан соң, тармак министрлыклары һәм ведомстволар тарафыннан тиешле исәп-хисаплар, фаразлар һәм тәкъдимнәр әзерләү эше актив фазасына керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев