Татарстанда атна азагына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана
Берничә көн дәвамында Россиянең Европа өлешенә тирән тропосфера уйсулыгы тәэсир итә. Ул болытлы, яңгырлы һәм яшенле һава торышына китерә.
Температура фоны климатик нормадан 2-4 градуска түбәнрәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
20 июньдә төбәк түбән атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр һәм томан көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Җил секундына 17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Температура төнлә +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус була.
Шимбә, 21 июньдә, циклонның тыл өлешендә төрле көчтәге яңгырлар ява. Һава төнлә +9..+14 градуска кадәр суына, көндез +16..+21 градус була.
Якшәмбе, 22 июньдә, төньяктан салкын һава килә һәм температура кимү дәвам итә: төнлә +8..+13 градус, көндез +14..+19 градус була. Кыска вакытлы яңгырлар һәм секундына 15 метрга кадәр җил көчәю көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 23-24 июньдә, салкынча һава торышы саклана. Температура төнлә +5..+10 градус, көндез +15..+20 градус тәшкил итә. Уртача тәүлеклек температура нормадан 6-7 градуска түбән була, әмма антициклон тәэсир итү сәбәпле явым-төшем көтелми.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев