Татарстанда ел башыннан милли проектларны башкаруга 1,5 млрд сум бүлеп биргәннәр
2026 елның гыйнварында Татарстанда милли проектларны башкаруга 1 млрд 543,6 млн сум бүлеп бирелгән. Касса үтәлеше 1 млрд 398,6 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте
Агымдагы елда милли проектларны тормышка ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 53,0 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджет акчалары хисабына, ә 24,2 млрд сумы республика бюджеты акчалары хисабына биреләчәк.
Татарстан 2026 елда 12 милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу – «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Кадрлар», «Озак һәм актив тормыш», «Туризм һәм кунакчыллык», «Тормыш өчен инфраструктура», «Пилотсыз авиация системалары», «Экологик иминлек», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Мәгълүматлар икътисады һәм санлы трансформация» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» проектлары.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев