Татарстанда электрон Мактау тактасы булдырыла
Республикада намуслы хезмәтне бәяләүгә юнәлтелгән яңа формат гамәлгә кертелә. Ул төрле һөнәр ияләренең казанышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне максат итә.
Татарстанда хезмәт кешесенең абруен арттыруга юнәлтелгән чираттагы адым ясалды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә Электрон Мактау тактасы булдыру карары кабул ителде. Әлеге башлангыч гражданнарның һөнәри казанышларын һәм социаль-икътисади үсешкә керткән өлешен җәмәгатьчелек алдында тануны күздә тота. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Рәсми документта билгеләп үтелгәнчә, яңа форматтагы Мактау тактасы — заманча мәгълүмати мөмкинлекләрне кулланып, хезмәт уңышларын күрсәтү мәйданы булачак.
Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатканча, әлеге Мактау тактасына тәкъдим ителүчеләр даирәсе шактый киң. Бирегә предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр керә ала. Аларның уртак билгесе — югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешү һәм үз өлкәсендә үрнәк булу.
Моннан тыш, хезмәт династияләре вәкилләренә һәм ветераннарга да аерым игътибар биреләчәк. Хәтта лаеклы ялга чыккан кешеләр дә элеккеге хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев