erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда Яңа Чишмә – Шереметьевка – Кармалы юлы участогында хәрәкәт чикләнде

Хәрәкәт юлны ныклап төзекләндерү вакытына чикләнә.

Яңа Чишмә районында 1 сентябрьгә кадәр ныклап төзекләндерү сәбәпле 22,7 км дан 27,6 км га кадәр автомобиль юлы участогы ябык булачак. Машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен төбәк трассаларыннан: Казан – Оренбург – Чистай – Түбән Кама, Чистай – Түбән Кама, Югары Уратьма – Благодатная, Зәй – Югары Уратьма – Шереметьевка, шулай ук Р239 Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан белән чик федераль юлыннан файдаланырга киңәш ителә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев