erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр турында мәгълүматларны берләштергән яңа дәүләт системасы булдырылачак

Республикада “Татарстан Республикасы халкы регистры” дәүләт мәгълүмат системасын булдыру күздә тотыла.

Татарстанда халык турында мәгълүматларны туплау һәм актуальләштерү өчен яңа дәүләт мәгълүмат системасы эшләнә. Проектны республика Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы әзерләгән. Әлеге проект хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Документ нигезендә, системаның операторы вазифасын әлеге министрлык башкарачак, ә техник оператор булып Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге билгеләнә.

Яңа система «Россия Федерациясе халкы турында мәгълүматларны үз эченә алган бердәм федераль регистр турында»гы 168 нче федераль закон нигезендә төзелә. Әлеге закон 2020 елның 8 июнендә имзаланган иде. Шулай ук проект Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 9 октябрендә кабул ителгән 1723 нче карарына таяна.

Республика регистрына кертелгән мәгълүматлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен файдаланылачак. Моннан тыш, система социаль-икътисади үсешкә кагылышлы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда, төрле дәүләт органнарының мәгълүмати ресурсларын төгәл һәм актуаль хәлдә тотуда, бюджет проектларын әзерләүдә һәм башка идарә эшләрендә ярдәмче инструмент буларак карала.

Проектта мәгълүматлар белән эшләү тәртибе дә билгеләнгән. Кулланучылар системага турыдан-туры керә алмаячак. Кирәкле белешмәләрне алу өчен гариза бирүче Татарстанның электрон документ әйләнеше системасы аша рәсми мөрәҗәгать юлларга тиеш була. Оператор мөрәҗәгатьне ун эш көне эчендә карап җавап бирәчәк. Шуннан соң, тагын ун эш көне дәвамында хезмәттәшлек турында килешү төзү каралган.

Шулай ук документта мәгълүматлар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар бирелә. Белешмәләрне алу өчен кулланучы ягыннан техник әзерлек эшләре үткәрү, мәгълүмати хәвефсезлек таләпләрен үтәү мәҗбүри булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев